Эчтәлеккә күчү

Даниэл Шехтман

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Даниэл Шехтман latin yazuında])
Даниэл Шехтман
Туган телендәге исеме яһүд. דן שכטמן‎
Туган 24 гыйнвар 1941(1941-01-24) (85 яшь)
Тел-Әвив, Исраил
Ватандашлыгы Израиль байрагы Исраил
Әлма-матер Технион[d]
Һөнәре физик, химик
Эш бирүче Айова штаты университеты[d], Технион[d] һәм Айова университеты[d]
Җефет Tzipora Shechtman[d] һәм Zipora Shechtman[d]
Балалар Йоав Шехтман[d]
Бүләк һәм премияләре Вольф премиясе (1999),
Исраил премиясе (1999)
Химия өлкәсендә Нобель премиясе (2011)

 Даниэл Шехтман Викиҗыентыкта

Дан Ше́хтман — Исраил галиме, физик, химик. «Квазикристаллар»ны ачу өчен 2011 елның химия өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты[1].

Тел-Әвивтә 1941 елда туа. 1966 елда Технионда бакалавр дәрәҗәсен ала, 1968 елда магистр була, ә 1972 елда PhD дәрәҗәсенә ирешә.

1996 елда Шехтман Исраил фәннәр академиясенә, 2000 елда — АКШның милли техник академиясенә, ә 2004 елда — Европа фәннәр академиясенә әгъза булып сайлана.

1984 елдан бирле Шехтман бишенче тәртиптәге симметрия күчәрле квазикристалларны тикшерә[2]. Аларны ачу өчен 2011 елда ул химия өлкәсендә Нобель премиясенә лаек була.